Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Хайваннарда һәм кошларда була торган аеруча куркыныч авыруларның үтеп керүен һәм таралуын булдырмау буенча республика штабы утырышы узды

2023 елның 12 мае, җомга

Бүген Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Хайваннарда һәм кошларда  була  торган аеруча куркыныч авыруларның  үтеп керүен һәм таралуын булдырмау  буенча республика штабы утырышы узды.
Анда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы  идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Россия табигать күзәтчелегенең Идел-Кама идарәсе, Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәте идарәсе вәкилләре, шулай ук дуңгызчылык предприятиеләре һәм хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.
“Илдә кош гриппы буенча вәзгыять  кинәт кенә кискенләшеп китте. Күрше төбәкләрдә кыска вакыт эчендә шактый  күп чыганаклар   теркәлде.  Бүген без, беренче чиратта, безнең төбәк территориясенә кош гриппын  кертмәү мәсьәләләре буенча фикер алышачакбыз. Шулай ук башка инфекцияләрне, шул исәптән африка дуңгыз чумасы һәм  тилчә (ящур) авыруларын профилактикалау мәсьәләләре дә каралачак. Хәзерге вакытта безнең республика бу  яктан  әле  имин. Ел башыннан бирле аеруча куркыныч инфекцияләр чыганаклары  теркәлгән очраклар булмады. Шуңа да карамастан, безне барыбер  африка дуңгыз дуңгыз чумасы, кош гриппы һәм тилчә  авырулары кебек икътисадый мөһим  инфекцияләрнең үтеп  керү  һәм таралу ихтималы булу куркытып тора”, - дип сөйләде Алмаз Хисаметдинов.
Агымдагы ай башында Татарстан Республикасы белән чиктәш төбәкләрдә кош авыруларының күп санлы чыганаклары теркәлгән.  Барлык  чыганаклар да  кыргый кошлар – акчарлаклар арасында. Шулай ук әлеге чорда Калуга өлкәсендә акчарлаклар  арасында  грип  чыганагы табылган.
“Кыргый кошлар арасында аеруча йогышлы  грип чыганаклары  теркәлү безне бик борчый. Безнең республикада зур кошчылык предприятиеләре шактый,  кошлар тоту буенча крестьян-фермер хуҗалыклары күп, шуңа күрә республика территориясенә инфекция кермәсен өчен бөтен  көчне куярга   кирәк”, – дип билгеләп үтте Алмаз Хисаметдинов.
Хайваннарда  була  торган  йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч авыруларның үтеп керүен һәм таралуын булдырмас  өчен дуңгызларны чыгарып йөртмәскә, башка хайваннар белән аралаштырмаска тәкъдим ителә, шул исәптән бу  кошлар-кортларга  да  кагыла, азыкны термик ысул белән эшкәртергә, дуңгызлар  бинасына  кергәндә аяк киеме эшкәртү өчен дезковриклар куярга, кабан дуңгызлары  белән аралашу  булмасын  өчен урманнарга чыкмаска киңәш ителә. Дуңгызлар авырып киткән яки күпләп үлә башлаган очракта кичекмәстән район ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә.
Ел башыннан барлыгы республика лабораторияләрендә түбәндәгеләр тикшерелгән:
5357  - йорт кошларыннан   кан пробасы;
4535 - йорт кошларыннан   патматериал пробасы;
749 - кыргый һәм синантроп кошлардан  проба;
1763 - кошчылык продукциясе пробалары. 

Кыргый кабаннар санын көйләү мәсьәләсе аерым контрольдә тора. Агымдагы ел башыннан африка дуңгызлар  чумасына  тикшеренүләр уздыру  өчен  республика лабораториясенә 1666 проба китерелгән.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International