Татарстанга Рязань өлкәсенең нәсел хуҗалыгыннан голштин токымлы 462 баш тана кайтардылар.
Карантин чараларын узганнан соң, хайваннар «Степановка» сөт-товар комплексына күчереләчәк, хәзерге вакытта анда төзелеш эшләре тәмамланып килә. 1200 савым сыерына исәпләнгән яңа комплекс Минзәлә районында урнашкан. Ферма бинасы big-box технологиясе буенча эшләнгән, ул барлык терлекләрне бер түбә астында урнаштыруны күздә тота, шулай ук корпуслар төзүгә вакыт һәм финанс чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирә. Сыер абзары хайваннар өчен уңай температура дәрәҗәсен тәэмин итүче автоматлаштырылган кросс-вентиляция системасы белән җиһазландырылган, бу аларның җитештерүчәнлегенә уңай йогынты ясый. Хәзерге вакытта «Степановка» сөт-товар комплексында «Параллель» тибындагы саву җайланмасын кую һәм монтажлау эшләре бара.
Кайтарылган голштин таналары партиясе «Август-Мөслим» агрофирмасының карантин мәйданчыгында урнаштырылган. Юлны хайваннар яхшы кичерделәр һәм хәзер яңа шартларга имин җайлашалар. Якын көннәрдә вакцинация һәм тиешле анализлар ясау өчен кан алу башланачак. Беренче бозаулаганнан соң бер сыердан уртача тәүлеклек савым 30 литр чамасы көтелә.