Марат Хөснуллин һәм Рөстәм Миңнеханов KazanForum икътисадый форумын һәм Russia Halal Expo хәләл күргәзмәсен ачуда катнаштылар

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

«Казан Экспо» мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV халыкара икътисадый форумы һәм Russia Halal Expo хәләл халыкара индустрия күргәзмәсе ачылды. Тантанада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Рәисе, «Россия-Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Расулзодә, Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Решетников, Татарстан Республикасы Рәисе, «Россия-Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов,  Ислам хезмәттәшлеге оешмасы  Генераль секретаре урынбасары Әхмәд  Кавеса Сенгендо катнашты.
Марат Хөснуллин, Россия Президенты Владимир Путин ккүрсәтмәсе буенча быелдан KazanForum федераль дәрәҗәдә үткәрелә, дип билгеләп  үтте. Чараларда 84 илдән 15 меңләп кеше катнаша. Барысы 150дән артык эшлекле сессияләр  планлаштырылган.
Вице-премьер ассызыклаганча, Россия һәм ислам дәүләтләрен  ныклы дуслык һәм тирән ихтирам  бәйли.  "Безнең партнерлыкның стратегик характеры мөнәсәбәтләрне ныгытып кына  калмыйча,  яңа перспективалар да ача. Моны   Соңгы 3 елда Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге  оешмалары  дәүләтләре  арасындагы  товар әйләнешенең 30%ка диярлек артуы да шуны  раслый.  Көчләрне берләштереп, булган проблемаларны бергәләп җиңеп чыга алуыбызга, дәүләтләребезнең һәм халыкларыбызның алга  таба  үсешенә  ирешүебезгә ышанам”, - диде Марат Хөснуллин. 
Кохир Расулзодә, үз чиратында, форумның әһәмиятен Россия һәм Таҗикстан арасында үзара инвестицияләр  һәм кооперация өлкәсендәге хезмәттәшлекне ныгыту һәм алга таба киңәйтү күзлегеннән югары бәяләде.
Татарстан Рәисе KazanForumда катнашучыларны сәламләде һәм форумны әзерләүдә күрсәтелгән ярдәм  өчен Россия  Федерациясе   Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде. “Без Ислам хезмәттәшлеге оешмасыннан актив эшләүче  дусларыбызга, KazanForumга килгән барлык чит ил партнерларына һәм бизнес вәкилләренә аерым рәхмәт белдерәм. Без кунакларыбызга  эшләү һәм  яңа элемтәләр урнаштыру өчен уңайлы  шартлар булдырырга   тырыштык. Бу Форум илләребезнең алга таба үсүенә  ярдәм итүенә ышанам”, - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Форумда катнашучыларга шулай ук Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин һәм Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко да сәламләү сүзләрен юлладылар.
Ачылу тантанасыннан соң кунаклар Russia Halal Expo экспозициясе белән таныштылар. Күргәзмә Россиядә хәләл индустриянең иң зур мәйданчыгы булып тора. Катнашучылар арасында - икътисадның барлык тармакларының диярлек  вәкилләре бар:   азык-төлек продуктлары җитештерүен, сәламәтлек саклау, сәнәгать, мода һәм матурлык индустриясен, туризмны, мәгълүмати технологияләрне, финансларны һәм инвестицияләрне дә кертеп. Күргәзмәдә ислам икътисады инициативалары, үзара файдалы технологик альянслар, B2B-проектлар, эре бизнесның һәм кече  һәм урта  предприятиеләр субъектларының продуктлары тәкъдим ителә. 
Күргәзмә кысаларында Марат Хөснуллин һәм Рөстәм Миңнеханов «Хатын-кыз-эшкуар: гаилә һәм бизнес балансы» секциясендә катнашучыларны сәламләделәр, үзебездә җитештерелгән «Атом» электромобиле прототибы белән таныштылар, шулай ук «Аурус» автомобильләрен карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International