Татарстан шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы үзмәшгульләр өчен ташламалы кредитлар бирү буенча пилот төбәк булды

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм авыл хуҗалыгы продукциясен үзмәшгуль статусында җитештерүне, эшкәртүне һәм сатуны гамәлгә ашыручы татарстанлылар еллык 5% ставка буенча ташламалы кредит ала алалар. Яңа ярдәм чарасы Россельхозбанк тарафыннан Россия  Федерациясе   Хөкүмәтенең 2016 елның 29 декабрендәге  1528 номерлы карарын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән. Элек авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә ярдәм итүнең бу чарасы оешмаларга һәм шәхси эшкуарларга гына бирелә иде.  
Татарстан белән беррәттән пилот проекты Россия Федерациясенең тагын ике төбәгендә: Липецк өлкәсендә һәм Чувашиядә гамәлгә ашырылачак.
Сезонлы эшләр кысаларында шәхси  ярдәмче хуҗалыклар  тотучылар акчаларны орлыклар, ягулык-майлау материаллары, запас частьләр, үсемлекләрне яклау чаралары, өске-актив матдәләр, ашламалар, яшь терлек, азык, дару препаратлары, ашлык, икмәк пешерү сәнәгате өчен он сатып алуга тота алалар. Бу максатлар өчен кыска вакытлы срокка (11 айга кадәр) 1 млн сумга кадәр кредит бирелә.
 Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өчен авыл хуҗалыгы техникасы, машиналар һәм җайланмалар сатып алуга 2,5 млн сумга кадәр инвестиция кредиты (5 елга кадәр) бирелә. 
Ярдәм алу өчен шәхси  ярдәмче хуҗалык алып баручы  үзмәшгуль граждан    хуҗалык китабыннан кредит бирелү елына кадәрге кимендә 12 айда җитештерү эшчәнлеге алып барылуны  раслый торган  өземтә тапшырырга  тиеш. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International