Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясендә катнашты һәм Яңа ел чыршысыннан балаларның теләк-хыяллары язылган берничә открытка алды.
Беренче открыткада Казаннан ун яшьлек Владиславның һәм аның алты яшьлек сеңлесе Анастасиянең хыялы язылган. Малай компьютер уеннары белән мавыга һәм үзендә уен консолен булдырырга тели. Кечкенә Настя курчак турында хыяллана.
Икенче открыткада Буа районыннан Изабелла һәм Матвей Большаковларның теләкләре язылган. Малай төзелеш машинасы сораган, ә кыз рәсем ясарга бик ярата һәм рәссам өчен кирәкле җыелма турында хыяллана.
Әлмәттән Радель Тугушев бүләккә конструктор теләгән. Балаларның барлык теләкләре үтәлде. Министрлык исеменнән балаларга татлы бүләкләр дә тапшырдылар.
“Теләкләр чыршысы” Бөтенроссия акциясе 2018 елдан бирле үткәрелә. Ул авыр хәлдә калган балаларның, ятимнәрнең, мөмкинлекләре чикле балаларның, шулай ук сәләтле балаларның Яңа ел теләкләрен тормышка ашырырга ярдәм итә. Бөтен ил буенча балачак хыяллары язылган шарлар белән бизәлгән Яңа ел чыршылары урнаштырыла.