Россия Федерациясенең Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы 2023 елда йомгаклау утырышы уздырды, анда республика комитеты, яшьләр советы, контроль-ревизия комиссиясе әгъзалары, район һәм башлангыч оешма рәисләре катнашты. Көн тәртибенә берничә мөһим мәсьәлә кертелгән иде.
Традиция буенча, утырышта катнашучыларны сәламләп, Россия Федерациясенең Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина ел дәвамында нәтиҗәле эшләгән өчен хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде. Ул киләсе ике елда Россия Федерациясенең Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы әгъза оешмаларында хисап-сайлау кампаниясен әзерләү һәм үткәрү буенча зур җитди эш көтүен билгеләп үтте.
Россия Федерациясенең АПК хезмәткәрләренең һөнәр берлеге оешмаларының сайлап куелган органнарының вәкаләтләр срогы тәмамлана. 2025 елның апрелендә Һөнәр берлегенең республика оешмасының сайлап куелган коллегиаль органнарының вәкаләтләр срогы тәмамлана. “Һөнәр берлегенең барлык дәрәҗәдәге комитетлары үз игътибарларын республика оешмасының барлык структур оешмаларында хисап-сайлау кампаниясен әзерләүгә һәм оештыруга юнәлтергә тиеш. Хисап-сайлау кампаниясен оештырганда һәм үткәргәндә Һөнәр берлеге Уставына, Һөнәр берлегенең Контроль-ревизия комиссияләре турындагы нигезләмәгә, Һөнәр берлегендә хисаплар бирү һәм сайлаулар үткәрү турындагы инструкциягә һәм Һөнәр берлеге эшчәнлеген регламентлаучы башка норматив документларга катгый таянып эш итәргә кирәк”, - дип ассызыклады Фәридә Гарифуллина үз чыгышында. Ул шулай ук, хисап-сайлау кампаниясе вакытында һөнәр берлекләре оешмаларының оештыру, финанс һәм кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү өчен мөмкинлекләрдән мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга кирәк, дип өстәде. Ә һөнәр берлеге органнары составына һөнәр берлеге әгъзаларының, шул исәптән яшьләрнең мәнфәгатьләрен чын мәгънәсендә яклый ала торган иң абруйлы, әзерлекле активистлар, шул исәптән яшьләр җәлеп ителергә тиеш.
Утырышның көн тәртибе кысаларында Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең VIII съездында делегат буларак катнашу нәтиҗәләре турында сөйләде. Съездның төп яңалыгы – Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлеге Уставына үзгәрешләр кертү булды. Фәридә Гарифуллина хезмәттәшләрен Уставка кертелгән һәм делегатлар тарафыннан расланган төп үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән таныштырды.
Утырышта катнашучылар «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында социаль партнерлыкны үстерү елы»н үткәрү нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңладылар. Шулай ук тавыш бирү юлы белән «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе һәм Россия Федерациясенең Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы Президиумы карарлары” проекты каралды һәм расланды. Документ 2024 елга күмәк шартнамәләр һәм килешүләр төзү мәсьәләләренә кагыла, аның максаты - Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы оешмаларының социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен һәм аларның нәтиҗәле эшләвен шартнамәчел җайга салуны тәэмин итү.
Утырыш барышында Фәридә Гарифуллина катнашучыларга яңа билгеләнеп куелган вазыйфаи затлар турында хәбәр итте. Ул утырышта катнашучыларны башлангыч һөнәр берлекләре оешмаларының бу җаваплы вазыйфада үз хезмәттәшләрен алыштырган яңа рәисләр белән таныштырды.