Марат Җәббаров Татарстан Республикасының газ-мотор инфраструктурасы объектларында булды

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Алабуга һәм Тукай муниципаль районнарына эшлекле сәфәр белән килде.  Министр урынбасары Рафаэль Фәттахов белән бергә  ул республиканың газ-мотор инфраструктурасы объектларын карады. 

Бүгенге көндә республиканың агросәнәгать комплексында газ ягулыгы белән  769 автомобиль эшли. Агымдагы бәяләрдә  газ-мотор ягулыгына чыгымнар дизель ягулыгы белән чагыштырганда 2 тапкыр түбәнрәк. 2023 елда АПК оешмаларының газ-мотор техникасы паркы 19 газ автомобиле белән тулыландырылды.

«МТЗ-Татарстан» ТПК»  ҖЧҖ генераль директоры Алмаз Әхмәтов белән  җитештерү предприятиесен карап йөрделәр һәм газ-мотор тракторларын арттыру  мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
«РариТЭК» дәүләт корпорациясе” ҖЧҖендә  җитештерү мәйданчыкларын карап чыкканнан соң, СПГ һәм КПГ базарын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

«РариТЭК»  дәүләт корпорациясе территориясендә Марат Җәббаров криоген газ салу станциясен (крио-АЗС) карап чыкты. Хәзерге вакытта республика территориясендә 4 крио-АЗС һәм 47 АГНКС эшли. 
2022 елда 9 газ ягулык салу һәм 2 табигый газны сыекландыру комплексы файдалануга тапшырылган. Агымдагы елда 3 АГНКС (КПГ) файдалануга тапшырылган. 2024 елда 6 газ ягулык салу станциясе төзү планлаштырыла: шуларның 4есе – криоген АЗС (СПГ). 

Аннары авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Чаллыда «КамАЗ-Мастер» мәйданчыгында булды.   Биредә яклар «КамАЗ» йөк машиналары нигезендә газ-мотор техникасы паркын үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International