Республикада 9 сентябрьдән башлап Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллы шәһәрендә һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта һәм 26 муниципаль районда төрле вакыт аралыгында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.
Узган 15 ярминкәдә 1151,4 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан: 8 340,0 тонна яшелчә, шул исәптән 5 043,3 тонна бәрәңге, 240,5 тонна үлчәүле сөт, 735,2 тонна шикәр, 1 240,7 тонна ит, шул исәптән 680,9 тонна сыер ите.
Ярминкәләр уздыру өчен 35 муниципаль район, 13 854 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.
Беломорский-Гудованцев мәйданчыгында ярминкә уздыру көнен күчергәннәр иде - ике якшәмбе көнендә шимбә көнгә караганда 2,5 млн сумга күбрәк товар сатылган.
Киләсе авыл хуҗалыгы ярминкәләре 2024 елның язында узачак.