2024 елның 29 - 31 гыйнварында «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә «АПК казанышларының VI махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе - «ТатАгроЭкспо» узачак. Күргәзмә традицион рәвештә агросәнәгать комплексының киң экспозициясен һәм эшлекле программаның 20дән артык чарасын берләштерәчәк.
Эшлекле программаның төп вакыйгасы - Агрокомплексның 2023 елдагы эшенә йомгаклар һәм яңа елга бурычлар турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булачак, анда Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, район башлыклары, экспертлар, шулай ук агрохолдинглар җитәкчеләре катнашачак.
Күргәзмә кунакларының шулай ук кайбер компанияләрдән үсемлекчелек өлкәсендәге уңыш серләрен һәм файдалы тәкъдимнәрен ишетү мөмкинлеге дә булачак, болар: «ФосАгро» компаниясе - «Фосфор белән тукландыру проблемалары һәм чишелеш юллары» темасы, “Шанс” компанияләре төркемнәре - «СЗР базары аналитикасы» темасы, күргәзмәнең генераль спонсоры “Аммоний” АҖ «Уңдырышлылыкны арттыру һәм агробизнес белән идарә итү өчен цифрлы чишелешләрдә трендлар» темасы, «Ноутилл технологиясе икътисады» темасына Николай Зеленский чыгыш ясаячак.
Практиклар «Агымдагы шартларда авыл хуҗалыгы предприятиеләрен финанслауның базар инструментлары: облигацияләр, кредитлар, лизинг» темасы буенча практик сессиядә агросәнәгать комплексына хәтта бик зур булмаган компанияләр өчен дә облигацияләр заемнары рәвешендә альтернатив финанслау алымнарын җәлеп итү турында сөйлиячәкләр һәм шуңа реаль мисаллар китерәчәкләр; «Фермерларның, кооперативларның сәүдә челтәрләре белән хезмәттәшлеген оештыру. Маркетплейсларны презентацияләү» дигән түгәрәк өстәл артында эре федераль челтәрләр белән эшләү серләрен җиткерәчәкләр.
Татарстан сөт җитештерүчеләре берлегенең түгәрәк өстәле артында Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Артем Белов катнашында әлеге өлкәнең трендлары турында сөйләшәчәкләр һәм республиканың «ак нефтен» җитештерүчеләрнең һәм эшкәртүчеләрнең рейтингларын күрсәтәчәкләр.
Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры урынбасары Галина Сафинаның Нәсел ресурсларының федераль дәүләт мәгълүмат-аналитик системасы (ФДИАС) пилот проектлары кысаларында Үзебезнең сөт терлекчелегенең нәсел ресурслары базасын булдыру һәм Сөт нәсел терлекчелеге буенча оешмалар берлегенең беренче ел эшенә йомгаклар ясау турындагы чыгышы да кызыклы булачак.
ТатАгроЭкспода беренче тапкыр ветеринариядә цифрлаштыру темасы каралачак, шулай ук ветеринария һәм агроиминләштерү темасы буенча - «Дәүләт ярдәме белән уңышны иминләштерү. Агроиминләштерү базарын үстерү перспективалары» дигән түгәрәк өстәл артында биологик иминлекнең актуаль мәсьәләләре хакында фикер алышу булачак.
Бизнес-процессларны автоматлаштыру темасына «Агробизнесны үстерү стратегиясе» практик сессиясе һәм «АПКда ясалма интеллект» дигән түгәрәк өстәл кысаларында «Виджитал дизайн» компаниясе чыгыш ясаячак.
Студентлар «Студентлар стартаплары кысаларында АПКда фән» темасы буенча «Science Slam»да (Фәнни слэмда) үзләренең фәнни эшләнмәләре турында гади һәм аңлаешлы итеп сөйләячәкләр һәм заманча авыл хуҗалыгы техникасын реаль вакыт режимында программалаштыру буенча беренче тапкыр хакатонда ярышачаклар.
Күргәзмәнең https://tatagroekspo.ru/ сайтында эшлекле программаның тулырак расписаниесе белән танышырга һәм бушлай электрон бейдж алырга мөмкин.