“Роскачество” Россия Федерациясе субъектларының сертификатланган органик продукция җитештерүчеләр саны буенча яңартылган рейтингын тәкъдим итте. Узган ел органик төбәкләр саны артты. Хәзер илнең органик картасында Адыгей Республикасы, Иркутск өлкәсе, Ямал-Ненец автономияле округы һәм Мәскәү бар. Органик продукция - синтетик пестицидлар, синтетик минераль ашламалар, антибиотиклар, үсеш гормоннары һәм башка шундый матдәләр кулланмыйча үстерелгән яки җитештерелгән продукция ул. Россиядә бары тик аккредитацияләнгән органда сертификат алу гына җитештерүчегә үз продукциясен органик дип атарга һәм аны тиешле рәвештә маркировкаларга хокук бирә, төргәкләргә “Органик” билгесен (салат фонында ак яфрак) куя ала.
“Роскачество” белешмәләре буенча, 2024 ел башына беренчелекне элеккечә үк Воронеж өлкәсе алып тора. Төбәктә 14 органик продукция җитештерүче сертификат алган. Икенче урында Краснодар крае һәм Мәскәү өлкәсе – аларда 13әр җитештерүче. Лидерлар өчлеге Новосибирск, Ярославль һәм Калуга өлкәләре белән ябыла - аларда 8әр җитештерүче.
Аннан соң Ханты-Манси автономияле округы - Югра, Мордовия Республикасы, Татарстан Республикасы (7әр җитештерүче) һәм Алтай крае (6 җитештерүче) килә. Быел Адыгей Республикасы шактый алга китте (2023 елда берьюлы 4 яңа җитештерүче сертификат алган).