Узган ел Татарстанның 1000нән артык кешесе авыл ипотекасыннан файдаланган

2024 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

2023 елда республиканың 1000нән артык кешесе авыл җирлегендә торак сатып алган. Бу максатлар өчен  Россельхозбанк  4 млрд сум кредит биргән. Хисап елында финанслау күләме башка чорлар белән чагыштырганда иң күбе булган. 

Халыкта авыл ипотекасы белән кызыксыну  арту 2023 елда программага кертелгән үзгәрешләр аркасында булуга бәйле. Татарстан территориясендә   күчемсез мөлкәт сатып алу өчен кредитның максималь күләме ике тапкырга  -  6 млн сумга кадәр арттырылды, бер үк вакытта  гаиләдә ир дә, хатын да    12 млн сумга кадәр иапотека алырга  мөмкин. 

Узган ел шулай ук ил субъектының вәкаләтле органы билгеләгән терәк торак пунктларда урнашкан 5 каттан да биек булмаган йортларда беренчел базарда фатирлар сатып алуны финанслау яңадан башланды. Мондый фатирлар Арча, Буа, Кукмара һәм Мөслимдә  сатып алынган.  

Авыл ипотекасы бөтен республика буенча популяр. Барлык ихтыяҗларны һәм теләкләрне исәпкә алып, Татарстанның теләсә кайсы районында  торак сатып алырга яки төзергә мөмкин. 

Гомумән, программа эшли башлаганнан бирле (2020 елның языннан) Татарстанда 4200дән артык гаилә 11,1 млрд сум күләмендә ярдәм алган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International