Агросәнәгать комплексы казанышларының еллык махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе - «ТатАгроЭкспо-2024» старт алды

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә агросәнәгать комплексы казанышларының махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе - «ТатАгроЭкспо–2024» ачылды. Ачылышта Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «АММОНИЙ» АҖ генераль директоры урынбасары Юрий Разбежкин һәм «Август» АҖ генераль директоры Александр Усков катнашты.

Россиянең 35 төбәгеннән һәм 5 илдән 253 компания 25 мең кв. метрдан артыграк мәйданда селекциядәге үз казанышларын, ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чаралары өлкәсендәге төрлелекне  күрсәтәләр, авыл хуҗалыгы техникасы һәм запас частьләр җитештерүчеләр үзләренең 100дән артык техникасын тәкъдим итәчәк. Шулай ук терлекчелек фермалары өчен җайланмалар, нәсел материалы, азык, ветеринария препаратлары, цифрлы чишелешләр һәм агросәнәгать комплексы өчен кирәкле башка күп нәрсәләр тәкъдим ителәчәк. 

Кереш сүз белән Марат Җәббаров чыгыш ясады. Чараның төп идеясе - Россия агросәнәгать комплексының барлык вәкилләрен тәҗрибә алмашу һәм предприятиеләрнең казанышларын күрсәтү өчен берләштерү.

Эшлекле программаның төп вакыйгасы буларак, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узачак, анда Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, район башлыклары, шулай ук агрохолдинглар җитәкчеләре катнаша.

«ТатАгроЭкспо» авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең, фән, бизнес һәм тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләренең нәтиҗәле аралашуы һәм агросәнәгать комплексы белгечләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү өчен мөһим мәйданчык булачагына ышанам. Сезгә бу өч көннең уңышлы һәм нәтиҗәле узуын телим», – диде Марат Җәббаров.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International