«Август-Алабуга» заводы үз хезмәткәрләренә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен 6,6 млн. сум акча биргән

2024 елның 19 гыйнвары, җомга

"Август-Алабуга" предприятиесе үз хезмәткәрләренә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча актив социаль эш алып бара.

Заводта даими рәвештә коллективта социаль тотрыклылыкны тәэмин итү, хезмәткәрләрнең тормыш сыйфатын һәм уңайлыкларын  арттыру буенча төрле чаралар башкарыла. Мәсәлән, 2023 елда  әлеге юнәлешкә предприятие   6,6 млн сум акча бүлеп биргән.

«Август-Алабуга» заводында үз хезмәткәрләренә матди ярдәм күрсәтүнең бер рәвеше - гаиләләргә бала туганда ярдәм итү. Бала туган гаиләгә бер  мәртәбә 100 мең сум  күләмендә пособие түләнә. Узган ел мондый финанс ярдәмен 10 хезмәткәр алган.

Моннан тыш, 5 хезмәткәр юбилей уңаеннан бүләкләнгән.

Шулай ук мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләсе дә игътибар үзәгендә. Завод хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә төрле яктан ярдәм күрсәтә.

Ел саен коллектив һәм хезмәткәрләрнең балалары Яңа елга бүләкләр ала. 2023 елда барлык хезмәткәрләргә челтәрле азык-төлек кибетеннән бүләк карталары тапшырылды, ә 14 яшькә кадәрге 247 бала бәйрәм алдыннан бүләк җыелмалары алды. Шулай ук балалар өчен шәһәр Мәдәният сараенда Яңа ел тамашасы оештырылды, анда 100дән артык яшь тамашачыга «Снежная королева» дигән музыкаль спектакль  күрсәтелде. 

Узган ел яңалыкларының берсе - хезмәткәрләрнең балалары өчен заводка экскурсия оештырылган. Көзге каникуллар вакытында югары сыйныф укучылары предприятие белән таныша һәм әти-әниләренең эш урыннарын күрә алганнар.  Җитәкчелек,  мондый чараларны алга  таба  да каникул вакытында даими рәвештә оештырырга кирәк,  дигән карар кабул иткән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International