Марат Җәббаров: «Терлекчелек тармагында югары күрсәткечләргә ирешү ветеринария хезмәтеннән һәм тотрыклы эпизоотик иминлектән башка мөмкин түгел»

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге  федераль хезмәтенең Татарстан  Республикасы  идарәсе коллегиясенең «2023 елгы  эш йомгаклары һәм 2024 елга өстенлекле бурычлар турында» киңәйтелгән утырышы узды. 

Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. Чарада  шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге  федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы   идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе – Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт санитария табибы Марина Патяшина катнашты.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә буенча «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең 2023 елгы  эшенә йомгаклар  һәм 2024 елга өстенлекле бурычлар турында» нотыгы белән Алмаз Хисаметдинов чыгыш ясады. “Безнең төп бурыч - хайваннар авыруларын профилактикалау. Дәүләт ветеринария хезмәте ел дәвамында бу бурычны гамәлгә ашыру буенча  актив эш алып барды. Нәтиҗәдә, шактый зур эш башкарылды”, - диде  ул. 

Узган чорда терлекләргә һәм кош-кортларга 530 миллионнан артык   вакцинация ясалды, 6 миллионга якын диагностик тикшеренүләр уздырылды. Ветеринария хезмәтенең мөһим эшләреннән берсе – лаборатория-диагностика эшчәнлеге.   Әлеге эшне 40 ветеринария лабораториясендә, шул исәптән республика лабораториясендә башкаралар. Хисап чорында  4 млн. 600 меңнән артык   төрле тикшеренүләр үткәрелгән.

Хайваннарда йогышлы авырулар таралуга каршы көрәш  һәм  йогышлы авырулар  кузгату чыганакларын һәм аларның таралу юлларын вакытында ачыклау  чараларының  берсе -  авыл хуҗалыгы хайваннарын маркировкалау һәм исәпкә алу.  Хәзерге вакытта җәмәгать секторында булган эре мөгезле терлекләрнең - 91%ы,  мөгезле вак терлекләрнең - 11%ы, атларның - 14%ы, дуңгызларның - 63%ы, кошларның 28% исәпкә алынган.

 «2023 ел безнең тарафтан “Ветеринария-санитария экспертизасы елы”  дип игълан ителгән иде. Бу ветеринария хезмәтенең бик мөһим эш юнәлеше. Кибет киштәләренә килә торган терлек  һәм үсемлек продукциясенең иминлеге дә шуңа  бәйле”, - дип, чыгышын тәмамлады Алмаз Хисаметдинов.

Киңәшмә барышында шулай ук җитәкче Илнур Галиев нотык белән чыгыш ясады. Ул Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы  идарәсенең 2023 елдагы эше һәм 2024 елга өстенлекле бурычлар турында сөйләде. 2023 елда Идарә тарафыннан 8 меңнән артык профилактика чарасы үткәрелгән, бу контроль чараларына  караганда 3 тапкыр күбрәк. профилактика чараларының да узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр артуы күзәтелә.

“2023 елда республикада, бөтен илдәге кебек үк, эпизоотик вәзгыять  киеренке булды. Хайваннар арасында  аеруча куркыныч авырулар  таралу панзоотия масштабын  алды. Идел буе федераль округының күп өлеше әлеге процесска эләкте. Безнең республика да, кызганычка каршы, искәрмә була  алмады”, – дип билгеләп үтте Илнур Галиев.

Чыгыштан  күренгәнчә, 2023 елда кошчылык хуҗалыклары белән зур эш алып барылган. Республика штабы карары нигезендә, күп  хуҗалыклар махсус контрольгә алынган, хокук бозуларны бетерү өчен конкрет сроклар билгеләнгән. Идарә тарафыннан кошчылык хуҗалыкларына 200дән артык күчмә тикшерү үткәрелгән, аларның нәтиҗәләре буенча күп очракларда  ачыкланган хокук бозуларны бетерүнең уңай динамикасы билгеләнгән.  

Соңгы 30 елда беренче тапкыр республика территориясендә эре мөгезле терлекләр арасында бруцеллезның 2 очрагы теркәлгән. Идарә әлеге хуҗалыкларга карата прокуратура белән килештерелгән планнан тыш күчмә тикшерүләр үткәргән, аларның нәтиҗәләре буенча ике хуҗалык та административ җаваплылыкка тартылган.

Биологик яклану дәрәҗәсе түбән булган дуңгызчылык предприятиеләренең  саны кимүгә, шундый  хуҗалыкларга чыгып,  хуҗалык территориясенә авыру   керүнең сәбәпләрен  һәм аларны  бетерү кирәклеген  аңлату  буенча  эш алып  бару нәтиҗәсендә ирешелгән.  Идарә тарафыннан барлыгы 50дән артык шундый тикшерү үткәрелгән.

“Бүгенге киңәшмәгә йомгак ясап, шуны әйтергә телим: терлекчелектә югары күрсәткечләргә ирешү, шулай ук тармакны үстерү ветеринария хезмәтеннән һәм үзебезнең республика территориясендә  тотрыклы эпизоотик иминлектән башка  мөмкин түгел”, – дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

2023 елдан  күренгәнчә,  йогышлы авырулар кертү куркынычы элеккечә актуаль булып кала. Республиканың  Баш ветеринария  идарәсенә, Россия  авыл  хуҗалыгы күзәтчелегенең (Россельхознадзорның) Татарстан Республикасы идарәсенә хайваннарның  һәм кош-кортларның йогышлы  авыруларын максималь профилактикалауны тәэмин итәргә кирәк.  Төп басым барлык терлекчелек объектларын биологик яклауны тәэмин итүгә ясалырга тиеш.

Россия  авыл  хуҗалыгы күзәтчелегенең (Россельхознадзорның)  Татарстан Республикасы  идарәсенә хайваннарны һәм кошларны тотуның ветеринария кагыйдәләрен тупас бозучы хуҗалык субъектларының эшчәнлеген туктатып тору эшен дәвам итәргә кирәк.

2024 елга бурыч - авыл хуҗалыгы оешмаларында алып барыла  торган  чараларны тәмамлау. Җитәкчеләрдән бу мәсьәләне озакка сузмавыгызны   һәм ветеринария хезмәте тарафыннан маркировкалау һәм исәпкә алуны үткәрүне тәэмин итүегезне  сорыйм. Алга  таба  үзегез җитештергән продукцияне һәм хайваннарны ничек сатуыгыз  шуңа  бәйле.

Киңәшмә ахырында аеруча яхшы эшләүче хезмәткәрләргә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды. 
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International