Җәй уртасы җитте. Авыл хуҗалыгында эшнең иң кызган чагы. Алны-ялны белмичә авыл хуҗалыгы эшчәннәре кышка терлек азыгы әзерләү белән шөгыльләнә. “Ашлыкны сатып алып та була, ә менә терлек азыгы артыннан читкә чыгып чабуы читен, шуңа күрә ел уңай килүдән файдаланып,печәнне күп итеп әзерләргә кирәк”, — диде ТР Президенты Хөкүмәт йортында күптән түгел уздырылган киңәшмәдә.
Республиканың Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе белгечләре үз вакытында орлыкларның сортын билгеләү һәм игеннәргә махсус теркәлү үтү кирәклеге хакында белдерә. Әлеге чара сортларны саклап калу һәм авыл хуҗалыгы үсентеләрен репродукцияләү максатыннан башкарыла.
Татарстанда күпъеллык үләннәрне чабу тәмамланды.Әлеге эш барлыгы 500 мең гектарга якын мәйданда башкарылган. Бүгенге көндә республикада һәр шартлы терлеккә 17,4 центнер азык берәмлеге туры килә.
Авыл хуҗалыгы икътисадының дүрт төп юнәлеше буенча рейтингта эре инвесторларсыз эшләүче Әтнә районы хуҗалыклары соңгы 5-6 ел эчендә тугызынчы позициядән беренчелеккә чыгуының сере нәрсәдә? Район хуҗалыклары ничек итеп бер гектар сөрү җиренә җитештерелгән продукция, авыл хуҗалыгы товарларын табышлы сату, кредит бурычларының күләме һәм бер гектар сөрү җиренә кертелгән инвестицияләр буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән?
2010 елның 12 ноябрендә Мөслимдә шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе узачак. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин катнаша.
Оператив белешмәләр буенча 2010 елның 9 ноябренә республикада 39,1 мең гектар шикәр чөгендере казып алынган. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре гектарыннан 137 центнер уңыш җыйган.