Агрономның бурычы - сортны саклау

2011 елның 18 июле, дүшәмбе

Республиканың Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе белгечләре үз вакытында орлыкларның сортын билгеләү һәм игеннәргә махсус теркәлү үтү кирәклеге хакында белдерә. Әлеге чара сортларны саклап калу һәм авыл хуҗалыгы үсентеләрен  репродукцияләү максатыннан башкарыла.

Хуҗалыклар яңа уңыштан алынган орлыкларны шәхси максатларда гына кулланган очракта, махсус белгеч тарафыннан игеннәрне теркәү генә дә җитә. Әгәр орлыклар сатуга чыгарылса, мәҗбүри рәвештә орлыкларның сорты билгеләнергә, ягъни апробация үткәрелергә тиеш. Апробациянең төп максаты – алынган уңышны киләсе чәчүдә орлык буларак кулланырга мөмкинме икәнен билгеләү. Үсентеләрнең сортын һәм культурасын билгеләү басуда аерым тикшерүләр вакытында ачыклана. Белгечләр тикшерү вакытында чүп үләннәре һәм агулы-карантинлы үсемлекләр белән бергә үсүен, шулай ук төрле авыру һәм корткычларга бирешүчәнлеген карый.

Апробация һәм регистрация үтү өчен хуҗалыкларга Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсенең Татарстандагы филиалына гариза тапшырырга кирәк. Төп сортлар аларның авторлары, ягъни  оригинаторлар күзәтчелеге астында тикшерелә. Тикшерү тәмамлангач, сортны рәсми акт төзеп раслыйлар. Әлеге документ сертификат алуда кирәк.

 “Орлыкчылык турындагы” Федераль Законның 25 маддәсе нигезендә чәчү өчен кулланылучы орлыкларның сорты һәм культурасы махсус тикшерү үтеп билгеләнергә тиеш. Әлеге чараны үтәмәүчеләр административ җаваплылыкка тартыла. Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе үткәргән тикшерүләр барышында күпчелек крестьян-фермерлык хуҗалыкларның сорты билгеләнмәгән орлыклар куллануы ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International