Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Ахметов ТРның агросәнәгәть комлексы үсеше мәсәләсе буенча киңәшмә уздырды. Әлеге чара республиканың Тукай муниципаль районының администрациясендә үткәрелде. Киңәшмәдә Кама арты регионы главалары катнаштылар. Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Түбән Кама, Сарман, Тукай муниципаль район главалары, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитәкчеләре, әлеге регионның зур инвесторлары – ЗАО “Агросила-групп”, ОАО “ВАМИН-Татарстан”, ООО “Бәхетле-Агро”, АФ “Мензилинские зори”, ООО “Нефтеагрохимпром”, ООО “Химокам-Агро”, ООО “Камский Бекон” генераль директорлары һәм башкалар.
Министр терлекчелек өлкәсендә булган проблемаларны тирән анализлады. Аеруча игътибар авыл хуҗалыгы оешмаларында сөт, ит һәм зур мөгезле мал-туар җитештерү сорауларына юнәлтелде. “Кызганычка каршы, районнар соңгы елларда ирешкән күрсәткечләрне югалттылар, - дип белдерде Марат Ахметов, - ә бүгенге көндә булган запас нәтиҗәле кулланылмый. Бүген безнең максат – терекчелек продукциясен җитештерүдә үсеш тәэмин итү”. Шуңа бәйле, министр Актаныш районы авыл хуҗалыгы оешмасының эшенә уңай бәя бирде, ә ит пердукциясе җитештерүдә ООО “Камский Бекон” и ООО “Челны-бройлер” уңай эшчәнлеген билгеләп үтте.
Киңәшмә барышында Марат Ахметов салу технологияләрен бозу сәбәпле терлек азыкларының түбән сыйфатлы булуына аеруча игътибар итте. “Кайбер районнанрда әлегә кадәр дә терлек иясен көйләнгән рацион буенча ашату вакытында, яшь терлек артыннан карау һәм КРС җитештерү вакытында җитди хаталар җибәрелә. Шулай да мин нык ышанам, Кама арты регионы терлекчеләре куйган максатларга ирешү өчен бөтен шартлар да тудырылган”,- дип сүзен тәмалады Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.