Татарстанда 537,8 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алынган

2010 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Оператив белешмәләр буенча 2010 елның 9 ноябренә республикада 39,1 мең гектар шикәр чөгендере казып алынган. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре гектарыннан 137 центнер уңыш җыйган.

Зәй районында 10 меңнән артык гектар мәйдан җирдән 127 мең тонна татлы тамыр җыеп алынган. Уртача уңыш – гектарыннан 125 центнер. Буа районында уртача уңышның күләме гектарыннан 138 центнер тәшкил итә. 2010 елның 9 ноябренә кадәр биредә 120 мең тонна уңыш җыелган.

Нурлат игенчеләре шикәр эшкәртү заводына 81,2 мең тонна татлы тамыр озаткан, Чүпрәле – 56,5 мең, Тәтеш – 45,6 мең.

Бүген республиканың тугыз районында шикәр чөгендерен алу эшләре бара. Чирмешән һәм Чүпрәледә чөгендер алу эшләре тәмамланган. Шушы көннәрдә Апас, Кайбыч, Аксубай һәм Сарман басуларында да эш бетәчәк.

Татарстан буенча барлыгы 537,8 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International