12 ноябрьдә Мөслимдә зональ киңәшмә узачак

2010 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

2010 елның 12 ноябрендә Мөслимдә шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе узачак. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин катнаша.

Киңәшмәнең гамәли өлеше Мөслим районының кече хуҗалык объектларында үтә. Катнашучыларны фермер Дамир Шәңгәрәев “Чайка” фермер хуҗалыгындагы эш алымнары белән таныштырачак. Әлеге пунктта 531 тонна кош ите җитештерелгән.  Семинар барышында Түбән Уса авылында сөт  эшкәртүче  “Молоконот”  мини сөт заводының эше белән танышу, Мөслимдә урнашкан сөт җитештерүче гаилә фермалары, КФХ һәм шәхси хуҗалыкларда булу да каралган.

Шулай ук семинарда катнашучылар Мөслим авылында эшләп килүче, “Агромастер” комбинатының эшчәнлеге белән танышачак. Биредә Илгиз Исламов җитәкчелегендә 200 кеше эшли. Хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы – 10-15 мең сум. Комбинат заманча чәчү комплектлары һәм җир эшкәртү техникасы җитештерә.

Киңәшмәнең пленар өлешендә министр Марат Әхмәтов 2010 елда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча нәтиҗәләр ясап, киләчәктә дә аларга ярдәм күрсәтү чараларына тукталачак. Җыелыш барышында авыл җирлекләре арасында узучы республика   бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булачак.

Соңгы елларда Татарстанда агробизнесны үстерүгә ярдәм итү максатыннан төрле чаралар күрелә. Марат Әхмәтовның сүзләренә караганда, аларга ярдәм күрсәтүнең иң нәтиҗәле формасы – халыкка субсидияләнүче кредитлар бүлеп бирү. “2013 елга кадәр шәхси фермаларны үстерү” программасы нигезендә якындагы ике-өч елда заманча техника белән җиһазлаштырган фермер хуҗалыкларының санын 60тан 415 кә күтәрү планлаштырыла.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International