Күз өстендәге каш сыман

2011 елның 16 июле, шимбә

Авыл хуҗалыгы икътисадының дүрт төп юнәлеше буенча рейтингта эре инвесторларсыз эшләүче Әтнә районы хуҗалыклары соңгы 5-6 ел эчендә тугызынчы позициядән беренчелеккә чыгуының сере нәрсәдә? Район хуҗалыклары ничек итеп бер гектар сөрү җиренә җитештерелгән продукция, авыл хуҗалыгы товарларын табышлы сату, кредит бурычларының күләме һәм бер гектар сөрү җиренә кертелгән инвестицияләр буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән?
Дөрес, муниципаль районнар арасында шундый ук “сикерешне” Актаныш (ун¬дүртенче урыннан дүртен¬чегә), Әлки (егерме өчтән тугызынчыга) һәм Буа (уникенче урыннан алтынчыга) районнары хуҗалыклары да ясаган. Нурлат – җиденче урыннан – өченчегә, Саба районы ху¬җалыклары унберенче урыннан республика буенча бишенче позициягә чыккан. Мондый уңышка төрлесе төрле юллар белән ирешсә дә, һәр хезмәт җиңүенең ни¬гезендә урыннарда эшне оештыра белү осталыгы, ху¬җалык һәм район җитәкче¬ләренең, белгечләрнең, һәр игенченең һәм терлекченең, барлык авыл кешеләренең фидакарь хезмәте ята. Бу кадәресенә мин Әтнә районы “Таң” хуҗалыгына керүче авыл¬лардагы хәлләр белән танышып кайткач тагын бер кат инандым.
Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, Әтнә районы кырларына бер күз салу да җитә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәмит Галимҗанов белән күрше Мари Республикасы кырларына кадәр барлык басуларны карап үттек. Арыш, бодай, кукуруз басуларындагы мул булып өлгереп килүче уңышны күреп, күңел¬ләр сөенерлек. Мари кырларына җиткәч кенә күршеләр өчен уңайсызланып куясың. Дистәләрчә мең гектар җир¬ләр ничә еллар инде сөрелмичә, чүп үлән үстереп ята.
Күз өстендәге каш сы¬ман, “Таң” хуҗалыгының кырлары хәтта башкалардан да аерылып тора икән. Игенчеләрнең барлык төр агротехник чараларны вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу¬ының нәтиҗәсе күз алдында. Шунысы да бар – Әтнә районы кырларында, әйтик, чүп үләннәргә каршы көрәш башлыча механик ысуллар белән алып барыла. Ни генә әйт¬сәләр дә, химикатлар куллану үсешне күпмегәдер тоткарлый, бөртекләр дә стресс хәлен кичерә икән. Вакытын белеп тырмалау матди яктан да отышлырак, файдасы да зуррак. Әнә бит “Таң” хуҗалыгының кукуруз басуларында эскәк белән өзәм дисәң дә бер чүп таба алмассың. Тишелеп чыкканчы, аннан бөртекләр шыткач та берничә тапкыр тырмалау нәтиҗәсе бу. Кырларга белгеч күзе белән карасаң – яшел китап сыман бит ул. Барысын укып була.
Хуҗалык җитәкчесе Алмаз Сибагатуллин яшь кенә ир-ат булып чыкты. Моңар¬чы чагыштырмача кечерәк булган “Муса Җәлил” хуҗалыгында чыныгу алган. Ә эшләре әллә ни бармаган күрше хуҗалык белән берләштергәч тә, үз канаты астына җиде авылны сыендырган “Таң”¬ның таңнары яктырак ата хәзер. 6200 гектардан артык сөрү җирләре, өч меңнән артык мөгезле эре терлекләре бар. Бүгенге көндә хуҗалык тәүлегенә 13000 килограммнан артык сөт са¬та. Фермаларда барлык ре¬монт-төзәтү эшләре шул акчага алып барыла икән. Сөтне исә “Эдельвейс” кампаниясенә саталар. Ни кызганыч, бәясе генә унөч сумнан ун сумга кадәр төшкән. Солярканың бер литры 25 сумнан булуын исәпкә алганда – бигрәк авыр.
“Таң” хуҗалыгының һәр авылында, шул исәптән Яңа Шашыда да терлекләрне үз алымнары белән тәрбияли¬ләр. Биредә аларны бәйләп асрамыйлар. Сыерлар да, яшь терлекләр дә иркенгә өйрәнгән. Бу кадәресенең се¬ренә төшенер өчен Алмаз Сибагатуллин Красноярск кра¬ена ук барып җиткән. Терлек үз җае белән теләгән вакытында ашый-эчә, теләгән вакытында саф һавада ял итә. Тамагы тук, асты коры. Кыскасы, терлекләр өчен “коммунизм” ук булмаса да, алга киткән “социализм”.
Шунысы да бар – 280 баш бозавы булган ферманы бер терлекче карап өлгерә! Дө¬ресрәге, ул эшне оештырып торучы гына. Миксер җай¬ланмасы белән азыкны тараталар, махсус техника терлекләрнең астын чистарта. Барлык хезмәт механика¬лаштырылган. Кулга көрәк-сәнәк тоткан кеше юк бире¬дә. Иң мөһиме – биредәге шартлар югары нәтиҗә дә бирә. Хуҗалык җитәкчесе Алмаз Сибагатуллин әйткәнчә, бозауларның көнлек артымы 900 граммнан ким тү¬гел. Бәйләп куйсаң, андый нәтиҗәгә ирешеп булыр иде микән әле? Бер метрлы салам матрацы өстендә ятып, кояшка иркәләнүче бозауларны кайбер хуҗалыкларның ти¬зәккә баткан терлекләре бе¬лән чагыштырып булмый шул инде.
Гомумән алганда, “Таң” хуҗалыгында өч ел эчендә эшләнгән эшләрне санап бетерерлек тә түгел икән. Ә бит моның барысына да үз көчләре, үз тырышлыклары аша ирешкәннәр. Кыскасы, Әтнә районының республикада иң алдынгы урыннарда бару¬ының сере – нәкъ менә Алмаз Сибагатуллин һәм “Таң” ху¬җалыгының тырыш, уңган, булдыклы хезмәтчәннәренең таңны кичкә ялгап эшләү¬ләренең нәтиҗәсе икән ул.  

Камил Сәгъдәтшин, “Ватаным Татарстан”


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International