Җәй уртасы җитте. Авыл хуҗалыгында эшнең иң кызган чагы. Алны-ялны белмичә авыл хуҗалыгы эшчәннәре кышка терлек азыгы әзерләү белән шөгыльләнә. “Ашлыкны сатып алып та була, ә менә терлек азыгы артыннан читкә чыгып чабуы читен, шуңа күрә ел уңай килүдән файдаланып,печәнне күп итеп әзерләргә кирәк”, — диде ТР Президенты Хөкүмәт йортында күптән түгел уздырылган киңәшмәдә.
Бүген республикада 700 мең тоннага якын печән, 2,5 млн. тонна сенаж әзерләнгән. Бу яктан Тукай, Кайбыч, Буа, Түбән Кама, Апас һәм Әлки районнары үрнәк күрсәтә. Алар көненә һәр терлек башына 17 центнер азык әзерләүгә ирешкән. Минзәлә, Кукмара, Югары Ослан, Арча, Нурлат районнары да калышмый. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: “ Без көненә 150 мең тонна печән һәм сенаж әзерләргә, июль аеның беренче яртысындагы дәрәҗәдән төшмәскә, шул ук темпта эшләргә тиеш. Безгә арырга әле иртәрәк, алда 3 тапкыр күбрәк эш көтә”, — диде. Министр әйтүенчә, республика кырларында 1,5-2 елга җитәрлек терлек азыгы әзерләрлек яшел масса бар, бары тик җыеп алырга гына кирәк.
Бөртекле культураларны җыеп алуга керешүгә килгәндә исә, Марат Әхмәтов әйтүенчә, көннәр яңгырсыз, коры һәм эссе торган очракта да урып-җыю эшләренә бары тик август башларында гына керешеп булачак. Татарстанда 1 млн. 650 мең гектар мәйданда бөртекле культуралар чәчелгән. Белгечләр, быел гектарыннан 25-45 центнер уңыш җыеп алып булыр дип фаразлый. Республика хуҗалыкларында 4 мең ашлык уру комбайны бар. “Аларның уракка әзерлеген тикшерү дәвам итә”, — диде министр.