Татарстанда РССМның региональ бүлеге төзелә

2009 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

Ел азагында Мәскәү шәһәрендә “Российский союз сельской молодёжи» (РССМ) дип исемләнгән яшьләр конференциясе оештырылды. Шуны да әйтеп китергә кирәк, әлеге конференциядә татарстаннан да делигация катнашты.

Әлеге көннәрдә генә Казан Дәүләт Аграр Университетының базасында республиканың төрле почмакларыннан килгән делигацияләр катнашында ( КДАУ, КДАВМ, техникумлар һәм профтехучилищалар) РССМның татарстан бүлегендә оештыручы конференция уздырылды.

РССМның төп максаты авыл яшьләренең көчләрен бер йодрыкка җыйнап, актуаль проблемаларны чишү, авыл территориясенең үсешенә ярдәм итү, яшьләр илнең иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисадый тормышында актив катнашуларын тәэмин итү.

Конференциядә катнашучылар РССМ уставы белән таныштылар. Шулай ук, Татарстандагы региональ бүлек советын сайлау тантанасы булып уздырылды , аның рәисе итеп КДАУның 5- курс студентын Марат Халиловны билгеләделәр.

Киләчәктә эш нәтиҗәсен тагын да югары баскычка күтәрү өчен респуликаның районнарында әлеге бүлекнең фелиалын төзү планнаштырыла, шушы очракта авыл яшьләре белән бик якын хезмәттәшлек алып барылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International