22 октябрьдә XVI республика “Көрәш” ярышының җиңүчеләре билгеле булды. Чара ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына уздырылды. Әлеге уеннар авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көненә багышланган иде.
Гомуми савым күләме буенча Әлки, Арча, Кукмара, Яшел Үзән һәм Балтач районы алда бара. Әлеге районнарда бер көнгә 186,4 -121,5 тонна сөт савылган.
Татарстан игенчеләре ике елга сузылган табигать сынауларын җиңеп, быел мул уңыш җыеп алуга иреште. Хәзер хуҗалыклар алдында иң зур проблема: ел дәвамында тир түгеп үстергән 5 миллион тоннадан артык ашлыкны, яшелчә, җиләк-җимешне әрәм-шәрәм итми ничек сакларга?
2011 нче елның 26–28 октябрендә Казанда XV Халыкара «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Фермер. Поволжья» күргәзмәсе узачак. Чараны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Казан Ярминкәсе» күргәзмәләр үзәге һәм ТР фермер һәм шәхси крестьян хуҗалыклары ассоциациясе оештыра.
2011 нче елның 20 нче октябренә алынган оператив мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы 1822,3 мең гектар мәйданда җир эшкәртелгән. Әлеге сан фаразланганның 92 процентын тәшкил итә. Шулай ук 256,6 мең гектарда тирәнтен көпшәкләндерү алып барылган.
Уртача бер сыердан тәүлегенә 12,5 кг сөт савылган. Әлки районында савым бер сыерга 16,2 кг, Актанышта – 15,5, Сабада – 15,2 кг. тәшкил итә.
Бәйгегә агросәнәгать өлкәсенә караган районнар, холдинг компанияләре,акционер җәмгыятьләр, предприятия һәм оешмаларның җыелма командалары кертелә.
«Авылның 100 талантлы баласы - 2011» социаль акциясен Татфондбанк ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә уздыра. Шулай ук быел акциягә MasterCard халыкара түләү системасы да кушылды.
Шәхси хуҗалык тотучы, крестьян-фермер эшчәнлеге белән шөгыльләнүче кешеләр өчен махсус сайт булдырылган. www.farmerstore.ru сайтына кереп, үзеңдә җитештерелгән авыл хуҗалыгы товарын сатарга яки кирәк булган техника, азык-төлекне сатып алырга, авыл хуҗалыгы хезмәтләрен тәкъдим итәргә була.