Агымдагы елның 28 маена бирелгән оператив мәгълүматлар буенча республикада 11 мең гектарда күпъеллык үлән чабылган. Бу фаразланганның 22 процентын тәшкил итә. Терлек азыгы әзерләүгә тагын 12 район керешкән. Хәзер әлеге эшләр республиканың 30 районында бара.
Чәчүлекләрне тәрбияләү эшләре буенча Сарман районы лидер – 33 мең гектар (33%), арчалылар беразга гына калышып – 31 мең гектар (38%) мәйдан җир эшкәрткән.
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов район идарәсе башлыклары, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, министрлык белгечләре белән киңәшмә уздырды.
“Уку йортында 20дән артык фәнни мәктәп эшли. Бу барысы да университетның зур потенциалы турында сөйли”, - дип ассызыклады министр.
Быел шартлыча 1 баш терлеккә 28 центнердан артыграк каты һәм сусыл терлек азыгын җитештерү планлаштырыла.
Бүген Игенчеләр сараенда ТР Премьер-министры урынбасары –ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында брифинг узды. Сүз дәүләт тарафыннан сөтчелек тармагына күрсәтеләчәк ярдәм турында барды.
Бүген ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “Казан кооператив техникумында” республика кулинарлар һәм сервис конкурсының нәтиҗә ясау тантанасында булды.
2012 нче елның 18 нче майга алынган мәгълүматлар буенча, карабодай 8 мең гектарда (55%) урын алган, тары – 600 гектарда (11%).
«Без авыл хуҗалыгына бизнеска караган кебек кенә карамыйбыз, ул безнең өчен яшәү рәвеше», - дип белдерде үз чыгышында Марат Әхмәтов.