Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды

2012 елның 13 октябре, шимбә

Бүген башкаланың тугыз мәйданында чираттагы көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Авиатөзелеш районындагы ярминкәнең барышы белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин озатып йөрде.

Гомумән алганда, сатуга 554 тонна бәрәңге, 276,5 тонна яшелчә, 81 тоннадан артык ит, 89 тоннадан артык шикәр комы, 57,6 тоннага якын сөт, 272 мең данә тавык йомыркасы чыгарылды.

Казан базарларына барлыгы, 584 машинага төяп, 35,7 миллион сумлык продукция китерелде.

Халыкта сыер итенә, cыер маена, йомырка, сөт, сырга сорау зур иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International