Бүген Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров “Алтын көз” Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсен ачты.
Татарстаннан әлеге күргәзмәдә “Казан майэкстрацион заводы” ААҖ, ҖЧҖ “Майский” теплица комбинаты, ААҖ “Ак Барс” Холдинг компаниясе, “Агросила групп” ЯАҖ, “Чаллы- икмәк” ЯАҖ, “3 нче номерлы Казан икмәк заводы” ААҖ һәм башка оешмалар катнашып үз продукцияләрен тәкъдим итә.
Чыгышы вакытында Николай Федоров “Алтын көз”нең киң эшлекле программасы аграрийларга булган мәсьәләләр турында сөйләшергә, җыелган тәҗрибә белән алмашырга, файдалы контрактлар төзергә мөмкинлек бирә, дип белдерде.
Федераль министр барысына нык сәламәтлек, рух көрлеге һәм башлангычларның уңышлы тормышка ашуын теләде.