Татарстанда шикәр чөгендере җыю эше дәвам итә. Оператив мәгълүматлар буенча быелның 15 октябренә республика буенча татлы тамыр 53,5 га мәйданнан казып алынган. Бу барлык мәйданның 88% тәшкил итә. Быел ТР шикәр чөгендере 61 мең гектар мәйданда игелде.
Гомумән алганда республика хуҗалыкларында 1,7 млн. тонна татлы тамыр җыеп алынган. Чөгендернең тулаем җыемы буенча Зәй районы алда бара, анда бүгенге көндә 267,3 мең тонна уңыш җыелган. Алардан аз гына буалылар калыша - 263,7 мең тонна. Норлат һәм Сарман хезмәтчәннәренең дә күрсәткечләре мактанырлык – 225 мең тоннадан артык.
Шикәр чөгендере уңышы Зәйдә гектарынан 360 центнер, Буа һәм Тәтеш районнарында 350 центнер. Уртача республикакүләм уңыш күрсәткече – гектарыннан 322 центнер, бу узган елгы күрсәткечтән 53 центнерга югары.
Уҗыш җыю белән беррәттән азык әзерләү эше дә ахырына якынлаша. Бүгенгә республикада 1,5 млн. тонна азык берәмлеге әзерләнгән. Һәрбер баш санына 24,2 центнер каты һәм сусыл азык берәмлеге әзерләнгән.