Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан котлавы

2012 елның 12 октябре, җомга

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре!

Татарстан Хөкүмәте, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм!

Бу - ферма-кыр хезмәтчәннәре, авыл хуҗалыгы оешмалары, фермер хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре, галим-аграрийлар, авыл хуҗалыгы зыялылары, азык-төлек һәм эшкәртү индустриясе хезмәткәрләре һәм хезмәт ветераннары бәйрәме. Иртәнге караңгыдан кичке караңгыга кадәр иген үстерүче, безнең өстәлләрне - сөт, ит, яшелчә һәм башка азык-төлек белән тәэмин итеп торучылар бәйрәме.

Агымдагы ел игенчеләр өчен гади генә булмады. Татарстан механизаторлары, авыл хезмәтчәннәре урып-җыю чорында бик зур көч куеп эшләде. Терлекчеләргә аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Алар барлык кыенлыкларга карамастан, терлекләрнең баш санын һәм продукт бирүчәнлеген саклап калуга иреште. Әлеге секторны үстерүгә шәхси хуҗалыкларның саллы өлеш кертүе күңелгә аеруча зур канәгатьлек хисләре өсти. Гаилә фермалары саны елдан-ел арта. 2015 елга аларның санын меңгә җиткерү планлаштырыла.

Бүген республикабызда “2008-2012 елларга Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгын үстерү” программасы уңышлы төгәлләнеп килә. Җәлеп ителгән инвестицияләр йөзләрчә заманча сөт комплекслары, кош фабрикалары, дуңгызчылык комплекслары, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау һәм эшкәртү корылмалары төзү мөмкинлеге бирде

Шәхси хуҗалыкларны үстерү, югары технологияле гаилә фермаларын булдыру буенча максатчан эш алып барабыз. Якындагы ике-өч ел эчендә аларның саны меңнәрчә булачак. Гаилә фермаларын үстерү - халыкны эш белән һәм тотрыклы керем белән тәэмин итү генә түгел, авыл тормышын, күп милләтле халкыбызнын традицияләрен саклау да әле.

Крестьян хезмәте – рәхмәтле, изге хезмәт. Эш сөючәнлегегез, туып-үскән җиргә һәм хезмәтегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә, кадерле дуслар! Чын куңелдән нык сәламәтлек, бәхет-шатлык, Татарстанның иминлеге һәм чәчәк атуы хакына яна үрләргә ирешүегезне телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International