ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Мөслим муниципаль районында булды, анда ул «Цифрлаштыру һәм заманча технологияләр кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» темасына зона семинар-киңәшмәсен үткәрде. 
 


15
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты күрсәтмәсе нигезендә «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсы программасының төбәк  этабы буларак оештырылды.
 

16 марттан республикада Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллы шәһәрендә һәм Зеленодольск  районының 2шәр мәйданчыгында, Түбән Кама шәһәренең 3 мәйданчыгында һәм муниципаль районнарда төрле даимилектә  гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза.
 

Ел саен 28 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья хезмәтне саклау көне алдыннан Балтач муниципаль районының «Сорнай» ҖЧҖ базасында АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Балтач муниципаль районы комитеты район агросәнәгать комплексының башлангыч һөнәр берлеге оешмалары рәисләре, хезмәтне саклау  буенча белгечләре  һәм вәкаләтле (ышанычлы) затлары  өчен  семинар оештырды.
 


12
апрель, 2024 ел
җомга

Апрель башында Айрат Әюпов үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Икътисадый авыр чорларда ул «Татсельхозтехника» предприятиесе генераль директоры урынбасары була һәм аның үсешенә үзеннән лаеклы өлеш кертә.

 Узган атнада республикада язгы кыр эшләренә старт бирелде.  Бүген инде 29 муниципаль район аграрийлары кырларга чыктылар: уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыралар, тырмалауга  керештеләр. 

 

Татарстан аграрийлары   техника паркын яңартуга елдан-ел күбрәк игътибар бирәләр. Узган ел гына да республиканың машина-трактор паркы 13 млрд сумга диярлек яңартылган, хуҗалыклар 3 меңгә якын  техника һәм җайланмалар сатып алганнар, шул ук вакытта дәүләт ярдәме программалары үзебезнең брендларга һәм Таможня берлеге буенча Россия партнерларына өстенлек бирергә этәрә.

 


11
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды, анда депутатлар Министрлар Кабинетының профильле комитет карамагындагы юнәлешләр  буенча  2023 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турындагы хисапны карадылар. Моннан тыш, парламентарийлар нәселле терлекчелек турында федераль законга үзгәрешләр кертү турында федераль закон проектын хупладылар.

 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы белән берлектә Казан шәһәренең IT-паркында бакчачылык ширкәтләрендә (СНТ) «ЛОКОЛО» цифрлы платформасын гамәлгә кертү буенча уку семинары уздырылды.
 

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты (ЗМК) продуктлары Россиянең ТОП-500 FMCG-брендлары исемлегенә керде. Бу - Россия базарына чыгарылган иң күп сатыла торган продуктлар рейтингы. «Очень важная корова» һәм «Обнимама» брендлары   продуктлары Атланмай («Сливочное масло») һәм  Балалар өсен сөт ризыгы  («Детское питание - молочное») товар категорияләрендә иң яхшылар рәтенә керде. Шуны  әйтергә кирәк, бу сегментларда «ЗМК» АҖ брендлары Татарстаннан бердәнбер  иделәр. 
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International