Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Иран делегациясе белән очрашу узды. Киңәшмәдә шулай ук министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов, бүлекләр башлыклары һәм башка рәсми затлар катнашты.
Иран делегациясен «РикоФлот» ҖЧҖ генераль директоры Әмин Хейдарзадех һәм «Рикофлот» ҖЧҖнең үсеш буенча директоры Евгений Паньковский җитәкли.
Марат Җәббаров агросәнәгать комплексы мөмкинлекләрен күрсәтте һәм республиканың экспорт куәте турында сөйләде. Очрашу барышында Татарстан Республикасыннан Иранга бөртекле культураларны Идел аша җибәрү мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Иран делегациясе шулай ук саклауга кую өчен складларны арендалау мәсьәләсе белән дә кызыксынды.