Бүген Казан дәүләт аграр университетының Агробиотехнопаркы территориясендә селекционерларның һәм орлыкчыларның «Русское поле – 2024» I Бөтенроссия форумы ачылды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Дмитрий Яшин, «Щелково Агрохим» АҖ генераль директоры Салис Каракотов, «Илкүләм орлык альянсы» (НСА) Советы рәисе Игорь Лобач, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев һәм RUSEED селекция-орлыкчылык компаниясенең идарәче партнеры Марк Гехт катнашты.
Форум Россия селекция фәненең, генетикасының, биотехнологияләрнең танылган галимнәрен, орлык җитештерүче компанияләргә нигез салучыларны һәм аларның җитәкчеләрен, эшкуарларны федераль һәм төбәк хакимияте вәкилләрен Россиядә селекцияне һәм орлыкчылыкны үстерүнең актуаль мәсьәләләре һәм стратегик перспективалары турында фикер алышу өчен берләштерә.
“Бу чара зур роль уйный. Хәзерге шартларда азык-төлек иминлеген тәэмин итү аеруча әһәмияткә ия. Бу шартларда Россия селекциясен үстерү һәм илнең селекция казанышларын алга җибәрү беренче планга чыга”, - дип билгеләде Дмитрий Яшин.
Форумда катнашучылар генетика һәм биотехнология, селекция, орлыкчылык өлкәсендәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, шулай ук күрсәтмә чәчүлекләрне карадылар. Селекциянең яңа ысуллары мәсьәләләренә, Россия орлыкларын экспортлауга, үсемлекчелек, орлык бизнесы өлкәсендә белем бирүгә һәм үзебезнең орлыкларны алга җибәрүгә аерым игътибар бирелде.
Форум 23 августка кадәр дәвам итәчәк, программа белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https:/ /русское поле форум. рф/timetable.