Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераны Әсгать Ганиевны котладылар.
Әсгать Заһит улы бүген үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Күп еллар ул Мамадыш муниципаль районында агросәнәгать комплексы хуҗалыкларында, предприятиеләрендә агроном, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә җитәкче булып эшли. Озак еллар нәтиҗәле хезмәт итеп, ул Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы үсешенә лаеклы өлеш кертте.
Авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән зур өлеше, һөнәри осталыгы һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Әсгать Заһит улына «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесе бирелде.
Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов котлады һәм Рәхмәт хаты тапшырды.
Әсгать Заһит улын шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев, шулай ук Татарстан Республикасы АПК Президиумы әгъзалары Наил Сабиров һәм Разил Сәетов котладылар.