Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПК ветеранын котладылар

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераны Иршат Шәкүровны бүләкләделәр.

Иршат Гәрәй улы күп еллар партия оешмасы секретаре, хуҗалыклар җитәкчесе вазыйфаларын башкарган һәм бүгенге көнгә кадәр Чүпрәле муниципаль районының «Колос» ҖЧҖенең «Восход» филиалы директоры булып эшләгән. Күп еллар нәтиҗәле хезмәт иткән еллар дәвамында ул Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының алга китүенә лаеклы өлеш кертте. 19 августта партия, совет һәм хуҗалык эшчәнлеге ветераны үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән зур өлеше, һөнәри осталыгы һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Иршат Гәрәй улына «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесе бирелде.

Ветеранны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов котлады һәм аңа Рәхмәт хаты тапшырды.

Юбилярны котлауда Татарстан Республикасы АПКның Ветераннар советы рәисе Марс Алиев, Татарстан Республикасы АПК Президиумы әгъзасы Наил Сабиров һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International