Иванов Василий Анатолиевич балачактан ук авыл хуҗалыгы эшенә өйрәнеп үсә. Әти-әнисе аны кечкенәдән үк җир эшләренә тарта торган була, һәм, тормышта үз юлын сайлау чоры җиткәч, ул, икеләнмичә, авыл хуҗалыгы юнәлешен сайлый, шуның буенча белем ала.
Булачак эшкуар Татарстан Республикасы Кукмара районының Урта Кумор авылында туган һәм үзенең эшкуарлык эшчәнлеген дә туган авылында башлаган. Хатыны һәм әти-әнисе хуплавы белән Василий Анатолиевич «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектының «Кече һәм урта экуарлык субъектлары акселерациясе» федераль проектында катнашырга уйлый. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы конкурсы нәтиҗәләре буенча эшкуар 3 млн. сум грант ота.
Эшкуар бу акчага теплица корылмасы һәм эшчәнлек алып бару өчен җайланмалар сатып алган. Үз эшчәнлеген Василий Анатолиевич 2022 елда 5 га җирдә кәбестә үстерүдән башлый. Ә 2023 елда, эшчәнлеген киңәйтеп, ул, кәбестәдән тыш, бәрәңге һәм кишер үстерә.
Хәзерге вакытта шәхси эшкуар ачык грунтта пекин кәбестәсе һәм айсберг салаты да үстерә.
Алга таба ул хуҗалыкны тагын да киңәйтергә һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы уздыра торган конкурсларда катнашырга уйлый.