Нурлат районы умартачылары быел 8 тоннага якын бал алуны планлаштыралар

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

Нурлат районыннан Капитовлар гаиләсе көннән-көнгә татлы нектар белән тулып бара торган кәрәзләрне һәркөнне күзәтеп торалар. Бер ояда 10 меңләп бал корты көнгә 5 - 8 кг нектар җыя. Бу, бер раманы тутыруга нибары бер тәүлек вакыт китә, дигәнне аңлата.

Моңа кадәр без юкә һәм карабодай балын суырткан идек, ике тоннага якын татлы сыекча алдык. Хәзер көнбагыш балына чират җитте. Бездә, Нурлат районында, нигездә, үзлегеннән серкәләнә торган көнбагыш үстерәләр, аның балы күп булмый. Челно-Вершина районы кырларында үстерелә торган көнбагышны умарталар серкәләндерә, шуңа күрә мин 14 еллап инде умарта ояларын шунда чыгарып куям, - ди Юрий Михайлович.

Юрий Капитов умартачылык белән бала чагында ук кызыксына башлый. Әтисенең дусты Юрий Ерхов аны 9 яшеннән үзе белән умарталыкка алып йөри һәм шулай ул бу хезмәтнең бөтен серләренә төшенә. Аннары ул үз белгәннәрен абыйлы-энеле Андрей һәм Никитага да өйрәтә, алар да бүген 50шәр оя умарта тоталар.

- Миңа 14 яшькә якын иде. Беркөнне урманда агач куышында умарта күчен күреп алдым һәм аны үзебезгә алып кайтырга булдым. Өйдә оялар әзерләдем, бабайдан рөхсәт сорадым, урманчы белән дә сөйләштем, ул бал кортлары оялаган агачны кисәргә рөхсәт бирде, – дип, үткәнне искә төшерде умартачы. - Әле дә хәтерлим, алар урта рус умарталары иде, алар аеруча усаллар. Агачны кискәч, ачулары тагын да күбрәк чыкты, миңа ярдәмгә бабай белән абый килде, әмма аларны умарталар бик каты чага башладылар, һәм алар качып киттеләр. Ә мин сизмәдем дә, мөгаен, бу эш миңа зур стимул биргәнгәдер. Шул көннән башлап бал кортлары үрчетү белән шөгыльләнә башладым, - ди Юрий Михайлович.

- Без, нигездә, карпат токымлы бал кортларын тотабыз, алар, урта рус токымы белән чагыштырганда, алай ук усал түгел. Балалар өчен махсус карник токымлы бал кортлары сатып алдык, алар бер дә чакмыйлар, аларны хәтта сыйпап та була, ләкин бер искәрмә бар: алар юкә балын җыймыйлар. Гомумән, бал җыю чорында бал кортлары усал булмый, без хәтта битлексез йөрибез, балаларга бөтенләй дә тимиләр. Җәй буена алар мине нибары 10 - 15 мәртәбә чагалардыр инде, мөгаен, мине алар үзләренең дусты итеп тоялардыр, - дип сөйли умартачы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International