Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелекнең 7 айлык эшенә йомгаклар ясадылар

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министр урынбасары Гөлүс Баязитов рәислегендә терлекчелекнең агымдагы елдагы 7 айлык эшенә йомгаклар буенча киңәшмә узды. Анда муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов әйтүенчә, республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында 7 айда 1036,8 мең тоннадан артык сөт җитештерелгән, бу 2023 елга караганда 7%ка артыграк. Бер сыердан уртача савым 4 мең 846 кг тәшкил итә, узган елга карата үсеш -7%, 239,9 мең тонна ит җитештерелгән, узган елга карата 99,9%. Эре мөгезле терлек һәм кош ите җитештерү динамикасы - 2%. Дуңгызлар җитештерү узган елга караганда 3%ка күбрәк.

Эре мөгезле терлекләр, сыерлар, атлар, сарыклар һәм кәҗәләр саны буенча да тискәре динамика күзәтелә. Ел дәвамында 31 мең баштан артык эре мөгезле терлек, шул исәптән 3 мең башка якын сыер, шулай ук 6 меңгә якын сарык һәм кәҗә, 900 баштан артык ат кимегән. Кош-корт һәм дуңгызлар саны буенча уңай динамика, быелгы чор белән чагыштырганда дуңгызлар 2 мең башка, кош-кортлар 204 мең башка яки 0,6%ка һәм 14%ка арткан, дип билгеләп үтте Сирень Нигъмәтҗанов.

Терлекчелекне үстерү бүлеге башлыгы эре мөгезле терлекләр санын арттырган районнарны аерым атап китте, болар - Минзәлә, Бөгелмә, Арча, Саба, Балтач, Мөслим, Алабуга, Әгерҗе һәм Кукмара муниципаль районнары, аларда 2024 елның 1 августына үсеш максималь дәрәҗәдә.

Республикада дуңгызлар башлыча 6 эре дуңгызчылык комплексында тупланган. Агымдагы елның 1 августына аларда 456 мең баш дуңгыз исәпләнә, 2023 елга караганда 2 мең башка күбрәк. Татарстан Республикасының аерым районнарында дуңгызчылык хуҗалыкларында үсеш аеруча югары, болар - Тукай районының «Камский бекон» ҖЧҖ, Саба районының «Татмитагро» ҖЧҖ һәм Әгерҗе муниципаль районының «Нәүрүз» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International