Татарстанның яшь фермерларына балык үрчетү һәм кооперацияне үстерү буенча белем бирәчәкләр

2024 елның 20 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасында “Фермер мәктәбе”нә “Балыкчылык” һәм“Кооперация” юнәлешләре буенча конкурс нигезендә сайлап алу башлана. Әлеге белем бирү программасы Россельхозбанк һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән бергә гамәлгә ашырыла. Бу юнәлешләр буенча укырга теләүчеләр укуларны Казан дәүләт аграр университеты базасында узачак.

Әлеге проектта авылда авыл хуҗалыгы бизнесы белән шөгыльләнүне планлаштыручы физик затлар да, яңа гына эшли башлаган яки инде эшләүче фермерлар да катнаша ала.

Катнашу өчен 2024 елның 30 августына кадәр (шул көнне дә кертеп)  Свое Фермерство аша гариза җибәрергә, ә документлар исемлеген, презентацияне һәм/яки видеороликны түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк:  sh.fermer_rt@mail.ru. Катнашу шартлары белән җентекләбрәк Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.

Һәр катнашучы бер генә проект тәкъдим итә ала. Конкурс материаллары эксперт жюрисы утырышларында каралачак. Җиңгән очракта, катнашучылар 288 сәгатьлек «Фермер хуҗалыгы агробизнесы» һөнәри яңадан әзерлек программасы буенча бушлай укулар узу мөмкинлеге алачаклар, аннары грант ярдәме алу өчен билгеләнгән үрнәктә диплом биреләчәк.

Әлеге проект яңа фермер хуҗалыкларын үстерергә, фермерлыкны иң яхшы бизнес алып бару практикаларында алга җибәрергә һәм шулай ук яңа белемнәр алырга мөмкинлек бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International