2013 елның 26 март көнендә терлекчелек буенча ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә азык әзерләү технологияләре һәм югары сыйфатлы сөт җитештерү турында киңәшмә үтте.
Минзәлә районы хуҗалыкларында язгы чәчүгә техника әзерләү бара.
2013 елның 18-24 мартында Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында “Бөтендөнья сәүдә оешмасы” программасы буенча ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең яшь белгечләре өчен укулар үтте.
Хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсен үзара тикшерү һәм булган проблемаларны уртага салып сөйләшү максатыннан, сишәмбе көнне Баулы районында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре автобусларга утырып барлык эре хуҗалыкларны йөреп чыктылар.
21-23 нче мартта Санкт-Петербург шәһәренең ОАО "ЛенЭкспо" мәйданында үткән I Бөтендөнья Россия кооперативлары съездында Татарстаннан катнашучыларны, авылда кооператив хәрәкәтен үстерүдә актив катанашкан өчен, мактаулы дипломнар белән бүләкләделәр.
Быелгы язгы кыр эшләрендә 228 трактор, 13 чәчүлек комплексы, 51 чәчкеч агрегатлары катнашачак. Бүгенге көнгә тракторларның әзерлеге 89 процент, ә чәчүлек комплексларыныкы – 69 процент, дип хәбәр итә Лениногорск районының авыл хуҗалыгы идарәсе.
Орлыкларны агулау, үзвакытында фитоэкспертиза үткәрү агымдагы ел уңышына нигез салуны кондицияле орлыклар белән үткәрүгә мөмкинлек бирәчәк.
Бүген Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев киләсе язгы-кыр эшләре мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә ТР Хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков катнашты.
ТР Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында республикакүләм киңәшмә узды.
Минзәлә районында “Союз Агро” җәмгыяте кардан ачылган басулардагы уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне азотлы ашламалар белән туендыра башлады. Озак та үтмәс, уҗым һәм күпьеллык үлән басуларын тырмалау вакыты җитәр. Аларны иртә культуралар, беренче чиратта арпа чәчү алыштырыр...