ТИПКА базасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек белгечләре өчен укулар узды

2013 елның 27 марты, чәршәмбе

2013 елның 18-24 мартында Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасындаБөтендөнья сәүдә оешмасыпрограммасы буенча ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең яшь белгечләре өчен укулар үтте.

5 көн дәвамында белгечләр халыкара бухгалтерия һәм статистика стандартларын, Россиянең БСОга керү шартларында авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлегенең конкурентлык сәләтен дә өйрәнделәр.

Шулай ук игътибар үзәгендә республика терлекчелегенең үсешендә әһәмиятле инновацион технологияләр, БСО шартларында кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме мәсьәләләре дә читтә калмады.

Уку тәмамлангач түгәрәк өстәл һәм аттестация узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International