Дмитрий Медведев РФ төбәкләре җитәкчелекләре белән язгы-кыр эшләренә әзерлек турында сөйләште

2013 елның 25 марты, дүшәмбе

Видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә ТР Хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков катнашты.

Бүген Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев киләсе язгы-кыр эшләре мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә ТР Хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков катнашты.

Киңәшмәне ачып, Дмитрий Медведев Россиянең үзәк һәм көньяк өлешендәге аномаль һава торышы, язгы-кыр эшләре турында сөйләшү өчен, яңа сәбәп бирә, дип билгеләде. 21 нче мартка Россиянең көньягында инде 330 мең гектарга язгы культуралар чәчелгән. Илдә барлыгы 51 млн. гектарга язгы культуралар чәчү планлаштырыла.

Россиядә көзге чәчүлекләрнең мәйданы - 16 млн. гектардан азрак. Шул ук вакытта, Дмитрий Медведев сүзләренчә, көзге культураларның 90 процентының хәле яхшы һәм канәгатьләнерлек, һәм аграрийлар начар булмаган уңыш алырга ниятли.

Федераль максатчан программа кысаларында авыл хуҗалыгына ярдәм итүгә бюджеттан 137 млрд. сум бүлеп бирелә. Төбәкләрнең гаризалары буенча, инде 21,5 млрд. җибәрелгән.

Дмитрий Медведев төбәк җитәкчеләрен чәчүлекләрне иминиятләштерүгә игътибар итәргә чакырды. РФ Хөкүмәт башлыгы бу вакытка кадәр иминиятләштерелгән чәчүлекләрнең өлеше аз булуын әйтте. Көзге чәчүлекләр 4,6 млн. га мәйданда гына иминиятләштерелгән.

Барлык хуҗалыклар диярлек орлыклар белән тәэмин ителгән. 2,5 млн. тонна дизель ягулыгы һәм 360 мең тонна бензин таләп ителә.

268 млрд. сум күләмендә чәчүлекләрне финанслау сорала, шул исәптән, 154 млрд. кредит чыганаклар. “Без Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү фонында быел булган кагыйдәләр кысаларында аграр комплекска ярдәм итүгә кагылган барлык карарларны кабул итәргә тиеш”, - дип белдерде Дмитрий Медведев.

Ул аграрийларга эшләрендә уңышлар теләде. “Сезнең хезмәтегез илебез өчен бик мөһим. Авыл хуҗалыгы Россия үсешенең бик әһәмиятле факторына әйләнде, - диде Д.Медведев. – Безнең аграр комплекс бик зур потенциалга ия һәм илебезне генә тукландырып калмыйча, экспортка җибәрүне дә тәэмин итәргә тиеш”.

Киңәшмә барышында язгы-кыр эшләренә әзерлек барышы турында мәгълүмат белән РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров, Россиянең берничә төбәк җитәкчесе чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International