Орлыкларны агулау–булачак уңышның нигезе

2013 елның 25 марты, дүшәмбе

Орлыкларны агулау, үзвакытында фитоэкспертиза үткәрү агымдагы ел уңышына нигез салуны кондицияле орлыклар белән үткәрүгә мөмкинлек бирәчәк.

Орлыкларны үсү стимуляторлары, микробиологик ашламалар белән берлектә фунгицидлар белән эшкәртү икътисадый яктан да отышлы, иртә сезонлы, туфрактагы, орлыктагы аэрозон инфекциядән сакланудан да экологик куркынычсыз алым булып тора. Әмма биредә фунгицидларның тәэсир итү дәрәҗәсен дә исәпкә алу мөһим. Агымдагы елда “Россельхозцентр” белгечләре тарафыннан орлыкларны фитопатологик тикшерү нәтиҗәләре инфекциясез орлык партияләре булмавын күрсәтте. Фитоэкспертизаның нәтиҗәсе шунда, ул авыл хуҗалыгы белгечләренә орлыкларны агулауның  нәтиҗәле препаратларын сайларга ярдәм итә.

Орлыкларның йогышлану дәрәҗәсен һәм патогеннарның төрен исәпкә алып, “Россельхозцентр”  белгечләре химик һәм биологик фунгицидларны, үсү стимуляторларын гумин кислоталары нигезендә һәм Бинорам, микробиологик ашламалар–Мизорин, Ризоагрин, бөртеклеләргә–Алирин, бөртекле-кузаклыларга Ризоторфинны сайларга тәкъдим иттеләр. Алда санап үтелгән препаратлар азотлы ашламаларга булган ихтыяҗны 1 гектарга 40-60 кг.га кадәр киметергә һәм уңышны 15-35 процентка арттырырга мөмкинлек бирә. Бер матдә нигезендә генә эшләнгән препаратлар бер төр корткычларга каршы гына көрәшә, составында ике яисә өч компонентлы препаратлар куллану отышлырак, чөнки алар берничә төр корткычларга каршы көрәшә.

Орлыкларны агулауның сыйфатлы булуы да мөһим роль уйный. Шуңа да агуланган орлыкларның беренче партиясен Буадагы контроль-токсикологик лабораториягә алып килеп, тикшертергә һәм тикшерү нәтиҗәләре буенча тиешле корректировкалау кертергә кирәк булачак. Чөнки орлыкларда агуның күп дәрәҗәдә булуы үсемлекнең чыгышынаһәм үсүенә тискәре тәэсир итәргә мөмкин.

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                      “Туган як”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International