I Бөтендөнья Россия кооперативлары съездында татарстанлыларны мактаулы дипломнар белән бүләкләделәр

2013 елның 26 марты, сишәмбе

21-23 нче мартта Санкт-Петербург шәһәренең ОАО "ЛенЭкспо" мәйданында үткән I Бөтендөнья Россия кооперативлары съездында Татарстаннан катнашучыларны, авылда кооператив хәрәкәтен үстерүдә актив катанашкан өчен, мактаулы дипломнар белән бүләкләделәр.

Диплом ТР Питрәч районының “Ватан” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы җитәкчесе Зәмир Гыймрановка да тапшырылган. Ул шәхси хуҗалыклардан сөт сатып алып кына калмый, ә бу чималны эшкәртүне дә җайга салган.

Шулай ук съезд дипломына Зөфәр Баязитов җитәкчелегендәге Кукмара районының Фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе лаек булган. Ассоциация көче ярдәмендә районда берничә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы барлыкка килгән.

Дипломнар, кооператив хәрәкәтен уңышлы үстергән өчен ТР фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясенә һәм Гөлфирә Ризаева җитәкчелегендәге "Агрокредитсоюз” ТР Авыл кредит кулланучылар коооперативлары берлегенә дә тапшырылган.

«Татар-информ»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International