Министрлыкта азык әзерләү технологияләре турында киңәшмә узды

2013 елның 27 марты, чәршәмбе

2013 елның 26 март көнендә терлекчелек буенча ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә азык әзерләү технологияләре һәм югары сыйфатлы сөт җитештерү турында киңәшмә үтте.

Чарада Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты, Н.Э.Бауман исмендәге Казан дәүләт ветеринар медицина академиясе, ТР “Республика ветеринар лабораториясе” вәкилләре һ.б. катнашты.

Киңәшмә барышында “Унибокс” (Белорусия Республикасы) авыл хуҗалыгы предприятиясе белән терлекчелек өлкәсендәге инновоцион технологияләрне өйрәнүдә хезмәттәшлек итү сораулары каралды. Шулай ук ТР авыл хуҗалыгы берләшмәләре белгечләрен укытуларны да бергәләп оештырырга телиләр.

Исегезгә төшерәбез, 2013 елның 14 мартында республика АПК делегатлары ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә Белорусия Республикасында булып кайтты. Эшлекле сәфәр кысаларында алар “Унибокс” авыл хуҗалыгы предприятиясе эшчәнлеге белән дә таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International