Минзәлә районының “Чулман” агрофирмасына караган Тәкермән бүлекчәсе механизаторлары язгы чәчүгә кыштан ук әзерләнә башлады. Көз көне машина- трактор паркында электр энергиясен өзделәр һәм без шуңа да карамастан, утын, мазут ягып биналарны җылытып, тагылма инвентарьне ремонтлауга тотындык. Бу эш март ахырына тәмамланды, – ди хуҗалык җитәкчесе Илфак Мәүҗиев.
Тәкермән машина-трактор мастерскоенда чисталык һәм пөхтәлек. Һәркем үз эше белән мәшгуль. Механизаторлар, слесарьлар техниканы иркен, җылы цехларда ремонтлый.Тракторчы Нурзаһит Салахов белән инженер Илгиз Бикмөхәммәтов К-701 тракторы төягеченә төягәндә һәм бушатканда ашлама капчыгы ертылмасын өчен чүмечкә махсус җайланма ясыйлар. КамАЗ шоферы Гарифҗан Сабирҗанов, механизаторлар Николай Яковлев, Андрей Афанасьев, Әскат Әхмәтов, Фирдәвис Юмаев Полесье-280 азык ургыч комбайнын төзекләндерәләр. Алар инде ике данә Полесье-280 комбайнын ремонтлаганнар. Ринат Шәвәлиев һәм Алексей Богомолов СЗП-3,6 чәчкечен ремонтлап, көйләп куйганнар. Ә менә” Кузбасс” чәчү комплексына лапалар юк, анысын инде башка җирдән алып кайтырга кирәк. Запас частьларга кытлык юк, аларны, нигездә, Чаллы шәһәренең Тракторный үзәгеннән, Гараж-500тан баш инженер Айдар Латыйпов ташып кына тора, чөнки авылдашлары шунда хезмәт куялар, алары инде акчаң булмаса да, бурычка да биреп торалар. Белгечләргә килгәндә, биредә алтын куллы осталар эшли.
– Сезгә алмашка килердәй яшьләр бармы соң? – дип кызыксынам өлкән механизаторлардан.
– Соңгы елларда яшьләр бик калмый инде, Чаллы шәһәре үзенә тарта, яшьләр берән-саран гына авылда бар, әнә баш инженер Айдар Латыйпов, Удмуртиядән килеп эшли башлаган Николай Яковлев авыл кызына өйләнеп, бездә төпләнеп калды, – диделәр.
Биш данә МТЗ-1221, өч К-701, өч МТЗ-82, ике ДТ-75, бер Т-70 тракторы әзер, ә менә Т-4 тракторы гына төзек түгел, аның тапшырулар тартмасы алдына куела торган реверс ватык, подшипнигы таралган.Тагылма инвентарь, көйләнеп беткән, тракторлар да бүген-иртәгә көйләнеп бетәргә тиеш. Хуҗалык үз басуларына чәчү өчен кирәкле орлык запасы әзерләгән һәм минераль ашлама да кайтару дәвам итә, аммиак селитрасы 100 тонна кайткан. Ә менә ягулык-майлау материаллары әлегә юк.
Тырышып эшләүче, үрнәк механизаторларга биредә аеруча зур, кадер-хөрмәт күрсәтелә. Тәҗрибәле игенче-ләр Вячеслав Яковлев, Наил Рахманов, Азат Хәеров, Рәеф Нуриәхмәтов, Нәсим Сабиров һәм башкалар коллективның горурлыгы санала.
«Минзәлә»