“Узган елларда технология буенча эш итү һәм яхшы әзерлек күп эш башкару мөмкин булуын күрсәтте. Сүз техника, ягулык-майлау материаллары турында гына түгел, ә чәчү эшләрен башлау һәм төгәлләү срокларына да кагыла”, - диде ТР Премьер-министры Ильдар Халиков.
Шулай ук республика Хөкүмәте башлыгы аграрийлар игътибарын безнең климат шартларында минераль ашламаларсыз яхшы уңыш алып булмавына юнәлтте. Табыш күләме нинди уңыш җыеп алуга бәйле.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры республикада язгы кыр эшләренә әзерлекне бәяләп, урыннарда оештыру эшләрен көчәйтү зарур, диде.
Шулай ук, быел терлек азыгы культураларына зур игътибар биреләчәк, чөнки синоптиклар җәй эссе һәм коры булачак дип фаразлый, дип белдерде Марат Әхмәтов.
1,5 мең трактор, 200дән артык чәчкеч, 70 чәчү комплексын ремонтлыйсы калды, дип белдерде министр. Аның сүзләренә караганда, әллә ни проблема юк, бу эшләр 1 апрельгә кадәр төгәлләнәчәк.
Быел ТР да язгы кыр эшләрен үткәрүгә 70 мең тонна ташламалы дизель ягулыгы бирелә. “Таиф” компаниясе белән килешү төзелгән, “Татнефть” тә үз вазыйфаларын башкарды. Ягулыкны район нефть базаларына бушата башладылар. 20 мең тоннадан артык дизель ягулыгы бушатылган”, - дип белдерде Марат Әхмәтов.
Ул чыгышы ахырында аграрийлардан язгы кыр эшләренә әзерлекне көчәйтүне сорады. “Синоптиклар апрельдә температура гадәттәгедән 3-4 градуска югары булачак дип фаразлый. Кыштан соң кинәт җәй җитәргә мөмкин, бу чәчү эшләренә керешүгә сигнал дигән сүз”, - дип белдерде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
"Татар-информ"