Тукай районында терлек азыгын әзерләү эшләре тулы көченә бара. Бүген көндә районда җәмгысы 1800 тонна печән, 4100 тонна сенаж әзерләнгән. Күрсәткечләре һәм эшнең оештырылуы буенча “Вилданов” крестьян-фермер хуҗалыгы, “Камский” җитештерү кооперативы һәм “Ярыш”, “Гигант” хуҗалыклары алдынгылар рәтендә.
Агымдагы елның 19 июненә бирелгән оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда 159538 т печән әзерләнгән. Республика кырларында әлеге эш кызу темпта бара.
Кичә ТР Премьер министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Минзәлә районында булды. Ул вертолетта район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Салахов белән район басуларын карап йөрде, аннары “Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыгының күпьеллык үлән басуында агрофирма, хуҗалык җитәкчеләре, агросәнәгатькә хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләре, фермерлар, белгечләр белән киңәшмә үткәрде.
Нурлат районының “Сөләйманов Ә.И” хуҗалыгында быел бәрәңге 281 гектарда игелә.
Татарстанда узган тәүлектә 3282,9 тонна сөт җитештерелгән. Гомуми савым күләме буенча Балтач районы беренчелекне бирми. Биредә тәүлегенә 176,9 тонна сөт савылган.
Агымдагы елның 18 июненә бирелгән оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда 131911 т печән әзерләнгән.
2010 нчы елда тенденцияләр үзгәргән, алар нигезендә җәйге сезонның һава торышын фаразлап булган.
Татарстан кырларында катлаулы хәл: туфракта дым җитми, дип хәбәр итте республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов тарафыннан күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабып алуны 1 июльгә төгәлләү бурычы куелды.
Агымдагы елның 14 июненә бирелгән оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда 54069 т печән әзерләнгән. Республика кырларында әлеге эшләр кызу темпта бара.