Нурлат муниципаль районындагы иң әйбәт уңыш “Южная” һәм “Нурлат сөте” хуҗалыкларында. Бу 15776 гектар дигән сүз. Уру белән суктыру арасында аерма юк диярлек, чөнки игеннәрне турыдан-туры алалар. Район буенча уртача уңыш әлегә 22,4 центнер. Иң әйбәт уңыш “Нурлат сөте”ндә һәм ”Южная”да: 31,7 һәм 25,9 центнер.
Хуҗалыкларда көзге чәчү өчен җир әзерләү бара. Быел уҗым чәчү өчен 19226 гектар җир әзерлисе була, әлегә ул 10859 гектарда гына әзер. “Сөләйманов Ә.И.” хуҗалыгында бу эш инде 91 процентта үтәлгән, “Колос” һәм “Южная”да әзер җирләр барлык мәйданнарның 81-75 процентын тәшкил итә. “АгроРазвитие” белән “Нурлат сөте”нә темпны арттырасы бар, аларда җир әзерләү күрсәткече 27-33 процент кына.
Кыр эшләре белән бер вакытта орлык әзерләү дә бара. Анысы 4800 тонна кирәк булачак, әлегә 2957 тонна орлык салынган.
Бүген барлык эшләрне комплекста, әйбәт темп һәм сыйфат белән алып бару бурыч итеп куела, дип хәбәр итә “Дуслык” газетасы.