Республикада бөртекле культуралар 345,8 мең гектарда суктырылган

2013 елның 31 июле, чәршәмбе

2013 елның 31 июленә алынган оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда бөртекле культуралар 345,8 мең гектарда суктырылган, бу планның 21 % дигән сүз. Арыш – 66 %, бодай  мәйданның - 59 %,  арпа  - 6 %, ә борчак  - 45 % башкарылган.

ТР буенча уртача уңыш - гектардан 20,3 центнер тәшкил итә. Азнакай (29,5 ц/га) һәм Буа һәм Әлки (26,3 ц/га) муниципаль районнарында әлеге күрсәткечләр югары.

Алдагы кышка 570,9 мең т печән һәм 2035,4 мең т сенаж тупланган. Сенаж хәзерләүдә Арча районы лидер, биредә 108,6 мең т. Азга гына Актаныш районы калыша, биредә бу күрсәткеч – 98,8 мең т тәшкил итә.

Шартлыча бер баш терлеккә 14,1 ц терлек азыгы җитештерелгән. Кайбыч районында әлеге күрсәткечләр (17,8ц), Буа (17,7 ц), Лаеш (17,2 ц), Азнакай (16,9ц) һәм Питрәч (16,8 ц) районнары да алдынгылар рәтендә.

Тулырак мәгълүмат белән биредә таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International