ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә кырларын карап кайтты

2013 елның 31 июле, чәршәмбе

Агымдагы елның 29 июлендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә кырларын карап кайтты. Анда ул галимнәр белән Татарстанда стабиль ашлык алу проблемасы турында сөйләште.

Галимнәр көзге культураларны гомуми мәйданнарның (600 мең га) иң күбе 30 процентында чәчәргә киңәш итә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында көзге культураларның өлеше 40 процент булырга тиеш, дип саныйлар. Бу очракта чәчелгән мәйданнар 700 мең гектарга җитә.

Сортларны сайлаганда, зона үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәк – һәр хуҗалыкта төрле вакытта өлгерә торган көзге культураларның сортлары булырга тиеш. Язгы бодайга килгәндә, әлеге культураларның кыйммәтле һәм көчле сортларына өстенлек бирергә кирәк. 

Шулай ук Илдус Габрахманов институтның дәүләт сорт участогында булды, анда быел безнең ил һәм чит ил селекциясенең көзге һәм язгы культураларының 150дән артык сорты һәм гибриды сынау үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International