“Терлекчелек өлкәсендәге беренче яртыеллык күрсәткечләр “Ленин” хуҗалыгының уңышлы эшләвен күрсәтә”, – ди Әтнә районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча киңәшчесе Наил Фәйзрахманов.
– Сөт җитештерүдә генә дә түгел. Бер булганнан гел була. Тәүлеклек үсеш алу буенча да “Ленин”ның уңышы сизелерлек. Ә июль аенда терлекчелекнең барлык өлкәсендә дә алдынгы урыннарда, – дип нәтиҗә ясый.
“Ленин” – беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча сөт җитештерү өлкәсендә иң уңышлы эшләүче хуҗалыкларның берсе. 2013 елның 1 августына биредә барысы 46128 центнер, узган елның шул ук чорыннан 7444 центнерга артык сөт җитештергәннәр. Хуҗалыкның соңгы ай күрсәткече тагын да күркәмрәк. Июль аенда бер сыердан уртача 685 кг сөт сауганнар. Алдагы елдан 170 килограммга күбрәк! Сөтне сату буенча да “Ленин”га җитүче юк. Барысы 47813 центнер сөт сатып, 2012 елның беренче яртыеллыгыннан 10094 центнерга арттырган.
Сөтнең сыйфаты – аерым тема. Хуҗалык 100 процент югары сортлы сөт сата. Хәер, узган елны “DANON-Юнимилк”ның төп призы – “Елның иң яхшы сөт хуҗалыгы” титулын яулаган “Ленин”да башкача була да алмый!
– Сөт муллыгы савымчыга гына түгел, терлекчелек өлкәсендә эшләүче һәркемгә бәйле, – дигән фикердә Бәрәскә фермасы мөдире Тәлгать Низамов. – Савым сыерлары алдыннан азыкның өзелгәне юк. Монысы “Делаваль” агрегаты белән азык кертүче Наил Гыйниятуллинның намуслы хезмәт нәтиҗәсе, дип хәбәр итә “Әтнә таңнары” газетасы.